Мухамметшин Максут Мясумович.

 

Бу шигырьләр  языладыр,

Аларны уку- бер күңел.

Ничек кенә уйласагызда,-

Мин бит сезгә ят түгел.

 

 

Эчтәлеге:

 

  1979-1982 елларда язылганнар:

 

1. Туган авылым - Шөбиле.

2.Ак кошларым.

3 Якты хисләр.

4. Сагыну.

5. Килдем сиңа иркәм.

6. Үтә яшьлек елларым.

7. Яшьлегем .

8. Сөйгән кызыма.

9. Яшьли әйтелмәгән хисләр.

10. Ун минут рәхәтем.

11. Туй жыры.

12. Истәлекләр.

13. Мәхаббәт җырым.

14. Иректерә дусларга.

        

 2007-2009елларда язылганнар:

 

15. Ташлагыз мине сагышлар.

16. Хочу прожить достойно

17. Батырлык белән ялкаулык.

18. Тирән тирән уйласаң.

19. Уйлану.

20. Беләсезме сез шуны.

21. Бездән барда калачак.

22. Ата-ана бәхете.

23. Классташларым 30 ел үткәч.

24. Яшьләргә  киңәшем.

25. Бабайлар турында истәлек.

26. Күңелләр Туган якта.

27. Бик беләсе килә.

28. Бир син безгә, Ходаем.

29. Картларны хөрмәтлик.

30. Әнкәйләрне хөрмәтлик.

31. Авылыбыз тамгасы.

 

 

   Шигыр язу һәм аны яратып уку барыбызга да бирелмәгән күрәсен. Аларны язар өчен, беренчедән- кирәк вакыт, икенчедән- ниндидер, эчкә сыймаган хисләр, өченчедән –базымлылык(решимость). Арабызда бар шигыр сөючеләр, бар –сөймәүчеләр. Шигырь язучы кешеләр, шигырь укырга да яраталар диеп уйлыйм.

 Үземне санамыйм ниндидер оста шагирь итеп. Ялгыз калган вакытларымда, вакытым бушка үтмәсен диеп, аларны яздым. Кайсылары, чын күңелдән хәзерләнеп, тирән уйланулар белән. Мәсәлән, эти-эниләр,мәхаббәт турында һ.б. Кайтарып, кабатлап укыйм да,- тагын да күңелемә рәхәт алам.

Үземә килгәндә, мин авылдашларым исеменнән язылган шигырләрне кызыксынып укыйм.

 

  1978 нче елда мәктәпне тямамлагач, ,авылымнан Нижний Новгородка укырга киткәч кенә, ирегү тойгысы күңелемне яулап алгач кына, туган авылыма, әни-әтигә,дусларыма багышлап тотындым шигырләр язарга. Шуларның берничәсе, 1979елда язылган дәфтәр битләрендә саклана.  Аларга 30 елдан артык инде.

Беренче шигырем Туган авылым» турында  1979 елда язылган.

Дөрес, бүгенгесе көнне авылыбызда, аның кешеләре тормышында күп үзгәрешләр булды. Заман да үзгәрде, кешеләрдә. Бернигә карамастан, барлык авылдашларыма җылы кулымны сузар идем.

 

 

Туган авылым - Шөбиле.

 

Җир йөзендә бар бер почмак,

Минем өчен изге ул.

Ул да булса туган авылым,

Һәм дә туган халкым шул.

 

Шунда тудым, шунда үстем,

Дуслар белән берләшеп.

Шунда үтте яшьлек чагым,

Уйнап, көлеп, гөрләшеп.

 

Чыгып  китәм еракларга,

Озатып кала авылым.

“Тиздәнме соң кайтырсын”,- дип

Сорап кала кырларым.

 

Китсәм дә мин еракларга,

Чит җирләргә күнмәгән.

Чөнки минем күңелләрем

Авылым белән бәйләнгән.

 

Туган авылым, туган ягым,

Ямьләнәсең көннән көн.

Кадерлерәк күренәсең,

Еракларга киткәчтен.

 

Ерак түгел ,безнең өйдән

Зәңгәр сулар инештә.

Шундый сулар агып тора,

Тып- тын булган чишмәдә.

 

Яннарына аның җәелә

Иксез чиксез болыннар.

Йөреп түгел, карап кына,

Җитмәс анда минутлар.

 

Болыннарны япкан чәчәк,

Хуш ис аңкый алардан.

Чәчәкләре озак шинми,

Аерылса да тамырдан.

 

Шунда үтә сабантуйлар,

Шунда сайрый тургайлар.

Онытмамын мин аларны,

Шунда йөрдем күп еллар.

 

Кырлары да авылымның,

Зур күләмгә җәелгән.

Җирләре дә бик игенле,

Бабай тире түгелгән.

 

Халкы да эшчән һәм батыр,

Югарыда исеме.

Көннән көн арта аның,

Тормыш өчен белеме.

 

Анда тору бик зур байлык,

Яратам мин авылымны.

Анда гына сизәмен мин

Дөньяда барлыгымны.

 

Шөбиле безнең йөрәкләрдә,

Пьяна күз алныбызда.

Әткәй- әнкәйләр күңелләрдә,

Туганлыкта булсын каныбызда.

 

                   М.Максут. лето 1979года.

 

 

 

2.  Аерылулар һаман авыр. Дусларымны озаткач, басып калдым вокзал алдында. Шул астагы уйлар килде уема.

 

 

Ак кошларым.

 

Ак кошларым ,cез китәсез еракларга,

Саубуллашам сезнең белән озакларга.

Җәйләр үтте сезнең белән болыннарда,

Су коенып шифа зәңгәр суларда.

 

Күтәрелеп сез очтыгыз һаваларга,

Сипте кояш җылы нурын канатларга.

Бирде дәрт ул сезгә дусларыма,

Очар өчен вакытлыча чит якларга.

 

Сездән башка ничек үтәр минем көзләр?

Үтәр микән салкын булган авыр кышлар?

Сезне озатып, теләп калам шундый теләк:

Җитсен тиздән чәчәк аткан матур язлар.

 

Сез китәсез өзеп йөрәкләрне,

Авыр миңа- тулды күнелем.

Сез кайтыгыз кабат очып миңа,

Шушы минем соңгы теләгем.

 

М. Максут. Осень. 1979г

 

 

 

3.  Яшь вакытлар, тагын аерулар.

 

Якты хисләр.

 

Исәнмесез!-, диеп куллар сузам,

Ләкин ерак безнең аралар.

Сиңа булган яшьлек сәйләмемне

Таң җилләре алып баралар.

 

Иртә чыккан кояш нуры белән

Таң җилләре әкрен исәләр.

Мин ошанам  алар тиздән җитеп,

Миннән сиңа сәйләм бирәләр.

 

Яна бит минем яшь йөрәгем,

Янармы соң шулай гомергә?

Турылыклы калсын йөрәк,

Әйләнcәдә кара күмергә.

 

Хәзер инде май айлары җитәр,

Дөнья чәчәк белән капланыр.

Сиңа булган яшьлек мәхаббәтем,

Мәңге йөрәгемдә сакланыр.

 

Хуш, дустым, матур тормыш телим,

Ак чәчәкләр күмсен юлыңны.

Бергә булган дуслык минутларын,

“Онытма”-, дип кысам кулыңны.

 

20 февраля 1980г. М. Максут.

 

 

4. Сагыну хисләре.

 

 

Сагыну.

 

Матур язлар килде тагында,

Бар дөнья китте җанланып.

Мин ялгызым әле һаман да,

Утырам сине уйлап ,сагынып.

 

Пар каен минем алнымда,

Зур бәхет икән аларга.

Ирегүләр арта тагын да,

Алар икәү, мин ялгыз булганга.

 

Кыр казлары кайтты каңгылдап,

Утырам тавышларын мин тыңлап.

Алар әйтә: “ телибез сабырлык”-,

Өзелмә шулкадәр уйланып.

 

 Үтмәсен иде тиз бу язлар,

Яздан матур инде ни бар?

Ике йөрәк тиздән очырашсын,

Гомерлеккә мәңге кавышсын.

 

 Март 1980г М. Максут.

 

 

5. Сөйгәнемә багышлап.

Килдем сиңа иркәм.

 

Барам сиңа иркәм бик сагынгач,

Барам  әле түземлек калмагач.

Сандугачтай очам һич туктамый,

Түзәлмим мин сиңа карамый.

 

Барам  сиңа җылы хисләр белән,

Барлык кайгыларны таратып.

Күрдем сине – киттем мин шатланып,

Карыйм сиңа хәзер сокланып.

 

Киләм сиңа иркәм ераклардан,

Чәчәк аткач барча гөлләрем.

Шул гөлләрнең чәчәге бул син,

Минем сиңа шушы теләгем.

 

Килдем сиңа иркәм - күрдем сине,

Үтәлде минем зур теләгем.

Безнең булган шушы очрашу,

Булсын сиңа иң зур бүләгем.

 

11 май 1980г М. Максут.

 

 

 

6. Ялгызлык һәм ирегү тойгылары.

 

Үтә яшьлек елларым.

 

Килә язлар, уза язлар,

Үтә яшьлек елларым.

Йөрәк әрнүен баса бит,

Синнән килгән хатларым.

 

Сиңа ирегеп, уянамын,

Була ярсу иртәләр.

Дөнья  шулай була бара,

 Бар җирдә дә киртәләр.

 

Көтәмен мин очрашуны

Алдагы көннәремдә.

Көндә бер уй  чыкмый истән,

Һаманда йөрәгемдә.

 

Янамын мин бик кызудай,

Көямен мин  моңланып.

Көеп –янып үтә гомер,

Булмый бер тынычланып.

 

1982г М. Максут

 

 

7.  Матур үтте минем яшьлегем.

 

Яшьлегем .

 

Гүзәлем!- диеп өзелеп,

Эндәшәм бит сиңа.

Көтәмен   хәзердә,

Кил кабат яныма.

 

Бүген дә өзелеп,

Уйлыймын  сагынып.

Искә  алам мин сине,

Дус итеп шатланып.

 

Син чәчәк бит аттың,

Мин риза шушыңа.

Хәтерлим барсында,

Куеп күз каршыма.

 

Кил әле сөйләшик,

Бар булган хәлләрне.

Басылсын күңелем,

Уйланып үткәнне.

 

Калсыннар күңелдә,

Сөйләнгән без сүзләр.

Йомшарсын күңелләр,

Яшьләнеп керфекләр.

 

Китердең син миңа,

Гел ачык бит хисләр.

 Бирдең син,Яшьлегем,

 Сүнмәс зур көчләр.

 

Хәзер дә мин риза,

Иям баш бит Сиңа.

Хәзердә яшьлегем

Янымда кала.

 

1982г М. Максут.

 

 

 

 

8.  Туй көнендә җырланган җырым.

 

Сөйгән кызыма.

 

Бик сагнып көттем,

Мин шушы көнне,

Еллар буе сине сагынып.

Бик күп сөйдем, бик күп түздем,

Ләкин сине якын күрдем,

Хәзер сузам җылы кулымны.

 

Кил әле миңа,

Тормыш юлдашым,

Бир кулыңны чын иптәш итеп.

Ике йөрәк бергә булсын,

Бар гомерләр бергә узсын,

Тели шуны барча дусларда.

 

Безнең гомерләр

Чәчәк атсыннар.

Дусларыбыз булсын санаусыз.

Һич бер вакыт ачуланмый,

Тик бер минут аерылмый,

Яшик әле матур дөньяда.  

           

24 апреля 1982г.М.Максут.

 

 

9.  Туй көненнән соң, өч көн бергә булдык та, тагын аерылдык икебез ике якка: Гульзифа –Мәскәүгә, мин- Н.Новгородка. Күп сынаулар кичерергә туры килде.

Замана да үзгәрә һәм кешеләр дә.

 

 

Яшьли әйтелмәгән хисләр.

 

Бергә үтте безнең яшьлегебез,

Тик күңелләр очрашып туймады.

Вакыт үткәч икәү риза булып,

Бергәләшеп матур туйладык.

 

Ләкин тиздән без вакытлыча,

Аерылдык икебез ике якка.

Шулай  безне сынады тормыш,

 Авыр булган иде  шул чакта.

 

Күңелемдә хәзер уйларым күп,

Кабат күрер идем мин  сине.

Тик аралар безнең тагын ерак,

Уйлыйсынмы икән син мине?

 

Нинди төстә барып икән

Килим иркәм синең яныңа?

Нәрсә булып инде керим,

Җылы булган ачык куеныңа?

 

Әйләндем мин Йомшак җилгә,

Сыйпар өчен озын чәчеңнән.

Син сизмәдең, ә мин уздым,

Сыйпап тулы кызыл битеңнән.

 

Бераз үтте, тагын ирегеп,

Кояш нуры булып барамын.

Син сизмисең, кичкә кадәр

Яннарыңда мин бит буламын.

 

Караңгы төшә, беләм ,йокламыйсың,

Тик тәрәзәдә синең күзләрең.

Ай нурлары булып кердем өйләреңә,

Ник шуларны тагын сизмәдең?

 

Ничек басыйм икән ярсуларны,

Хәзер барам сиңа Төш булып.

Йокыдан син  кинәт уянырсың -

Китәрмен мин тагын югалып.

 

Тик алдыңа барып баскач кына,

Онытылыр безнең сагышлар.

 Очрашырбыз  мәңге аерылмас итеп,

Тик аерса гына безне - язмышлар.

 

 

 

 

10. Усмер чаклар- адәмнең бик матур чаклары. Кайгысыз көннәр,без эти-эниләрнең җылы канат астында үстек. Көн буе Пиана елгасы ярында ял иткән чаклар. Күпләребезнең шул чаклары шулай матур, истә калырлык диеп үтте. 35 ел үткәч, мин шул елларны тагын искә төшердем.

 

 

 

Ун минут рәхәтем.

 

Гомеремнең матур вакыты

Ун яшьлек сабый чагым.

Иртә белән кичкә кадәр

Рәхәтләнгән икән җаным.

 

Уянып карыйм тәрәзәгә,

Елмаеп кояш көлә.

Нурларын сибә йөземә,

Урамга мине көтә.

 

Фикердә юк авыр уйлар,

Юктыр берни кайгылар.

Басып кына, тиз-тиз ашап,

Пьянага чапкан чаклар.

 

Әйтерсең дә мине узып,

Берәү инде юына.

Чумып озак югаладыр,

Суның тирән урнына.

 

Ашау- эчу онытыла,

Ярның саф хавасында.

Янымда казлар йөзәләр,

Бергәләп юынам тагында.

 

Ничек инде коенмыйсын,

Шифалы Пьяна суында.

Әйтерсең бит шул вакытта,

Бар дөньяда - кулыңда.

 

Көнем үтә иде ярда,

Өйгә кайту- юк фикер.

Озакладым, әбием эзләп,

Кычырткан белән килер.

 

Тагын шул суларга кайтып,

Өзәр идем чыкмыйча.

Су Анасы чык дисә дә,

Чыкмас идем - туймыйча.

 

Тик ярамас хәзергене,

Үткән белән тиңләргә.

Сабый чакта су җылырак,

Хәзер - салкын тәннәргә.

 

Тагын бераз вакыт үтә,

Искә алам шуларны.

Вакытлыча кайтарамын,

Ерактагы елларны.

 

Үсмер чактагы вакытымны

Ун минут искә алдым.

Шул чагымның хөрмәтенә

Мин шигырь  үземә яздым.

 

М. Максут.

 

 

 

 

11.

 

Туй жыры.

 

Канатланып очып килдек,

Сез дусларны күрергә.

Ак күлмәкләр килешә сезгә,

 Сезнең матур йөзләргә.

 

Күлмәк кебек чиста булсын

Сезнең тормыш юллары.

Һәрвакытта кулда булсын

Авырлык ачкычлары.

 

Саулык телим, бәхет телим,

 Саф мәхаббәт сезләргә.

 Бала чагалар үстереп,

Йөз ел буе яшәргә.

Сезгә карыйм- ошанамын,

Кысам сезнең кулларны.

Киләчәктә гөрләп узсын,

Көмеш алтын туйлары.

 

Сезнең өчен:

Сипсен кояш җылы нурын,

Яңгыр  яусын таңнарда.

Ферештәләр канат җәйсен,

Сез йөрегән юлларда.

              

 М.Максут. 1982г.

 

12.

 

Истәлекләр.

 

Киләчәктә кайбер көннәреңдә

Ялгыз калып уйга чумарсың.

Актарырсың дәфтәр битләреңне,

Язуларын алып карарсың.

 

Безнең бергә йөргән чаклар үтеп китәр,

Чәчәк аткан матур гөл кебек.

Чөнки ул вакытлар бигрәк кыска,

Алар үтә искән җил кебек.

 

Тормыш дулкыннары ачы җилдәй,

Еракларга алып китәләр.

Бергә йөргән якын дусларыңнан,

Аерылырга мәҗбүр итәләр.

 

Сиңа чәчәк димим- ул тиз  шиңә,

Безнең яшьлек -шинмәс чәчәк ул.

Сокланырлык булсын киләчәгең,

Таң йолдызы кебек якты бул.

 

Сиңа истәлекләр язам,

Тал чыбыктай бөгелә каләмем.

Сиңа булган күкрәгемнән чыккан

Миллионлаган кайнар сәйләмем.

 

Ачуланма син бер вакытта да,

Ачу фәкать янны күдерә.

Ачык йөзле, шат  чырайлы кеше,

Һәрвакыт та үзен сөйдерә.

 

Истәлекләр язу авыр түгел,

Синең кебек якын дусларга.

Язам, дустым, үзем теләп язам,

Гомерлеккә аны сакларга.

 

С.Гульзифа. 1978г.

 

 

 

13. Кая барсам да- юлым сиңа илтә.

 

Мәхаббәт җырым.

 

Юлларым бара яр буйлап,

Чиста сулы  күлләргә.

Син китмәссең мине ташлап,

Ерак-ерак илләргә.

 

Болынларда чәчәк җыйдым,

Хуш ис аңкый алардан.

Сине эзләп  табармын мин,

Сәйләм килгән яклардан.

 

Карашыңны истә тотам,

Һәрвакыт син алнымда.

Беркайчанда алыштырмам,

Ялгызлыкта калсам да.

 

Җәйге төннәр  бигрәк якты,

Якты ай дим тулганга.

Безнең уйлар –икесе бер,

Без бит дуслар булганга.

 

Күл өстенә утыра кошлар,

Суга иреккәчме икән?

Сине уйлап йөрәкләрем,

Ару өзелмәсме икән?.

 

Йөрәгемне ачтым алып,

Бактым аның өсләрен,

“Ни күрдең”-, дип сорасагыз,

Күрдем “ Гөльзифа” сүзләрен.

 

  М.Максут. 1981г

 

 

 

14.  Яшьлектәге дуслар.

 

Иректерә дусларга.

 

Була чаклар авыр миңа,

Бер ялгызым булганда.

Тынга калгач уйларым да,

Туып  үскән  якларда.

 

Аерылдым сез дуслардан,

Чыгып киттем юлларга.

Оныта алмыйм сез дусларны,

Еракларда булсамда.

 

Искә төшә уйнап, көлеп,

Бергәләп йөргән чаклар.

Беркайчан да сезне онытмам,

Күрсәмдә мин авырлыклар.

 

Сездән аерылып тору авыр,

Йөрәк-күңел гел сездә.

Яшьлектә булган бердәмлек,

Юкка китмәс берседә.

 

М.Максут. 1982г

 

15. Феисханов Динар җыр итеп җырлап куйды.

 

Ташлагыз мине сагышлар.

Язгы җилләр искәч,

Күңел сине көткәч,

Арта минем ирегү сагышлар.

Тагын искә төшә, бергәләшеп икәү,

Мәхәббәттә янган минутлар.

 Күзләремне йомам,
Күз алдыма салам,

Утлы булып янган күзләрең .

Кабат искә төшә, вәгъдә итеп биргән,

Сөям дигән җылы сүзләрең.

Үтте инде айлар,

Өзелеп көтәм хатлар,

Тик күңелдән чыкмый сагышлар.

 Күз алдымнан китми, кулларыңны кысып,

Айлы төндә йөргән минутлар.

Барам елга буйлап,

Тирән уйлaр уйлап,

Тик ишетелә миңа тавышлар.
Сандугачта сайрый, чишмәләрдә шаулый ,

Ник басылмый минем ярсулар?.

Хаваларны ярып,

 Ишетелә миңа тавыш,

 Көчәядер йөрәк тибешем .

Өметләрем кайта, бәхетләрем арта,

Килә миңа сөйгән җимешем.

М.Максут. май 2008г

 

 

 

16.  Бердәнбер рус телендә язылган шигырем. Булды берничә вакыт, профессиям буенча  күп авылдашларга ярдәм итәргә туры килде. Соңгысы, бик …..арыдым. Шуннан соң шул шигырь туды.

 

Хочу прожить достойно.

 

Смотрю вперед, чтобы выбрать направление,

Чтобы дойти до цели с лихвой.

И выполнив намеченное достойно,

Быть довольным самим  собой.

 

Смотрю под ноги, чтобы не спотыкаться,

И случайно на живность не наступить.

Боюсь быть грешным я при этом,

Хочу хвалу от бога заслужить.

 

Смотрю вокруг нежным взглядом,

Чтобы из вида слабых не упустить.

И готов подать  теплую руку,

Тем самым уверенность ему вселить.

 

Смотрю назад-мерю пройденное взглядом,

Потом вперед, определяя другую цель,

Сколько же мне осталось в этой жизни,

Повторить всё это изо дня в день.

 

7 феараля 2008г. М. Максут.

 

 

17. Батыр кеше- батыр була инде.

 

БАТЫРЛЫК БӘЛӘН ЯЛКАУЛЫК.

--------

БЕР ТАПКЫРЫ ОЧРАШТЫЛАР
БАТЫРЛЫК БЕЛӘН ЯЛКАУЛЫК.
БӘХӘСЛӘШЕП УТЫРДЫЛАР,
« КЕМНӘН КҮБРӘК ФАЙДАЛЫК».


ЯЛКАУЛЫК БАШЛАП ЖИБӘРДЕ,
МИН ДИ ЙОКЛАТАМ КЕШЕЛӘРНЕ.
ТУЙГАНЧЫ ЯЛ ИТТЕРӘМ,
ЭШТӘН КАЛГАН АДӘМНЕ.

 

БАТЫРЛЫК:

ЯЛ ИТҮНЕҢ ФАЙДАСЫ БАР,
ТИР ТҮГЕП ХЕЗМӘТ ИТКӘЧ,
ӨСТӘЛЕҢДӘ ИКМӘК БУЛЫП,
БАЛАЛАРЫҢ СӨТ ЭЧКӘЧ.


ЯЛКАУЛЫК:

КӨНДӘ ШУЛАЙ ХЕЗМӘТ ИТСӘҢ
КАЛАСЫ Н   СИН ЙОКЫСЫЗ,
ЯЛ ИТМИЧӘ ЭШЛӘСӘҢДӘ

ХЕЗМӘТЕҢ БИТ МАКТАУСЫЗ.


БАТЫРЛЫК:

ҺӘР ЭШНЕҢ ҮЗ РӘТЕ БАР,

ХЕЗМӘТТӘН СОҢ - ЯЛ КИРӘК.
ШАТЛАНЫП КАРЫЙ ХЕЗМӘТЕНӘ АДӘМ,
ШУЛ БУЛА АҢА БҮЛӘК.


ЯЛКАУЛЫК:

АДӘМНӘРНЕҢ ШУЛСЫ ЯХШЫ
ҮЗЕН ГЕНӘ ЯРАТСА,
ТУЙГАНЧЫ ЙОКЛАП, КОРАЛ ТОТМАП,
АК КУЛЛАРЫН ПЫЧЫРАТМАСА.


БАТЫРЛЫК:

 ЭЙ, ЯЛКАУЛЫК, СИН БЕР ЯЛГЫЗ,
СИНЕ БИК ТИЗ ЖИНӘРГӘ.
МИНЕМ БИК КҮП ДУС ИШЛӘРЕМ,
ТЫҢЛА! ТЕЛИМ  СӨЙЛӘРГӘ:
БАТЫР БУЛГАН АДӘМНӘРНЕҢ
КҮҢЕЛЕНДӘ САБЫРЛЫК,
СИНЕ БАР ДИП БЕЛМИ АДӘМ,

ДУСТЫ БУЛСА ТЫРЫШЛЫК.


ЯЛКАУЛЫК:

БЕЗНЕҢ ОЗАК СӨЙЛӘШҮНЕҢ
БИК КҮП КҮРӘМ ФАЙДАСЫН,
МИН СӨЙЛИМЕН ЮКНЫ БАРНЫ,
Ә СИН ЭШТӘН КАЛАСЫН.


БАТЫРЛЫК:

 КАЛДЫРМА ЮККА БАРГА,
БӘЯЛЕ БУЛГАН ВАКЫТЫМНЫ.
СИНЕ ТЫҢЛАП,  ЮГАЛТЫРМЫН,
БАРЧА БУЛГАН БАРЫМНЫ.
БАТЫР, ТЫРЫШ АДӘМ ГЕНӘ
ЯШИДЕР МАТУР ИТЕП,
ЯЛКАУЛЫК БЕЗНЕҢ ДОШМАН УЛ,
АНЫ ТОРАБЫЗ БЕЛЕП.

М.Максут. 1 марта 2008г

 

 

 

18. Нәрсә соң ул безнең гомерләр? Беребездә дөрес җавап бирәлми диеп уйлыйм. Без “дөрес яшибез” диеп уйлыйбыз гына. Дөресен әйткәндә, ник бу ак дөнья яратылган,ник без дөньяга тудырылган- беребез дә белми. Шулай ук, бәхет дигән сүзнең эчтәлегенә дә мин җавап тапмадым. Беләм, без бер-беребезгә бәхет телибез.Тик үтә бәхетле кешенең дә, күп була бәхетсез көннәре. Мәсәлән, эти-әнисе яисә башка  якын кешесе вафат була, алар өчен янып-көя. Аларда яисә дусларда кайгы-хазрәт була. Гомердә бик күп була көтмәгән фаҗигалар. Әгәр инде адәм гомер буе рәхәтләнет яшәсәдә, ә картлыгы авыр, сызланып торса, ялгызлыкта булса, ул адәмне дә бәхетле диеп әйтеп булмый.

 Шулай ук, әгәр картлыгы да матур булып, балалары булмап, кабергә куючы булмаса- ул да бәхетсез адәм. Димәк, адәм үзен бәхетле итеп сизә шул чакта, кайчан аны, вакыты җиткәч, үз балалары һәм оныклары, бергәләшеп, бер сүздә булып, кабер йортына куялар һәм һәрвакыт аның исеменә Корьән сүрәләре укыйлар. Тагы да-шул мәетнең, дөньялыкта тырышып җыйган ризыкларын алдагы буыннар тармар итмәсәләр, саклый белсәләр. Минем уйлавым буенча шулай.

 

Тирән тирән уйласаң.

 

Гомер мәгьнәсе турында

Төрлечә без уйлыйбыз.

Күпме генә уйласак та,

Эчтәлеген аңламыйбыз.

 

Җансыз агач уйлыймы икән,

 Гомерем бармы диеп.

Яши озак, яши бик аз,

Бу дөньяга бер килеп.

 

Нәрсә уйлый икән чәчәк,

Матур  җәйге болында?

Көзләр җитеп саргаядыр,

Ниләр икән  уенда?

 

Табигатьтә тиз үзгәрә,

Улда картая күрәсен.

 Җир өстен сулар басырмы,

Килә шуны да беләсем.

 

Кояшта мы уйлый икән,

Гомерем кыска диеп.

Миллиард ел яшәсәм дә

Ахыр көн булыр диеп.

 

Кешелек дөньясы да яши озак,

Инде күп еллар үткән.

Һәрбер адәм тели яшәргә -

Ә гомере үтеп беткән.

 

Авылның да гомере бар күрәсен,

Юк урында ул туа.

Барча халык үлеп беткәч,

Ул да инде юк була.

 

 Тормыш казаны гел кайный,

Адәм үзен уйламый.

Яши дөрес, яши хата,

Нужа тарта- туктамый.

 

Күпме кеше килеп киткән

Без бу дөньяга туганчы.

Гомерләр дә үтеп китә

Күз ачып, йомганчы.

 

Күпме генә уйласак та,

Нәрсә соң   гомер диеп.

Җаваплар бик күп булса да,

Дөресен бер Алла  бирер.

 

      8 марта 2008г. М. Максут.

 

 

 

19.



Уйлану.

Тормыш юлын дөрес үтеп,

Дөньядан китсәң иде.

Бераз үткәч, рөхсәт алып,

Эйләнеп кайтсаң иде.

Килеп тагын ак дөньяга
Сәяхәт итәр идем.
Кайда яхшы
-чагыштырып

Дөресен белер идем.

Ак дөньяда яшәгәндә

Гөнаһлар да эшлибез.

 Караңгы каберге китеп,

Барсы очен түлибез.

Сорау булгач ни итәрбез,

Мәңгелек дөньясында?

Башны күтәреп ни әйтербез,

Алла Тагалә каршында.

 

Күрсәтмәсен изге Ходай

Кызган утлы тамыгын.

Күрсен иде бар адәмнәр

Жәннәтләрнең барлыгын.

Шәт дөрестә яшәмибез,
Ничек без тырышсакта.
Булырмы икән безгә жәннәт,

Гыйбадәтләр кылсакта?

Бер Аллага ошанабыз,

 Бер Алладан куркабыз.

 Аның хозурына баргач,

Инде кире кайтмабыз.

 

10 марта  2008г.М.Максут.

 

 

20. Кайчандыр шулай булачак. Укыганым бар.Җир белән Ай бер юнәлештә әйләнәләр.Ел саен, Җир белән Ай арасында озынлык арта бара. Күп еллар шулай булгач, Ай шулкадәр ерак китәр Җирдән- ул югарыда(күктә) бер нокта булып кына күренер. Шул ук вакыт, Ай  Җирдән киткән саен, тартышу көчләре атрканнан арта барыр һәм Җир әйләнешенең тизлеге үзенең осенда кими барыр. Көн һәм төннең озынлыгы икешәр айга  тиң булыр(60 көн якты, 60 көн-караңгы булып торыр).Аннары аларның хәрәкәте бөтенләй туктар. Тартышу көченнән(силы притяжения)Ай шартлар. Тагын тузаннан җыелыр. Озак вакыт үткәч, Җир киресенчә әйләнер.Димәк,Кояш  көнбатыштан чыгар. Җир өстендә күп үзгәрешләр булыр.

 

                                                                                           

 

Беләсезме сез шуны.

 

Бүгенгесе Кояш нурлары

Чыгалалар Көнчыгыштан.

Вакыт җитеп, килер заман,

Кояш чыгар  Батыштан.

 

Иртә торып, битне юып,

Без көзгегә карыйбыз.

Әйтерсеңлә үзгәрмибез,

Бернигә дә салмыйбыз.

 

Үтә еллар һәм гасырлар

Бер-бер артлы тезелеп.

Үзгәрешләр бик күп була,

Өлгермибез тик сизеп.

 

Галәм күләменә  килсәк

КОЯШ һәм ҖИР – туганнар.

ҖИР белән АЙГА карасак-

Алар якын  юлдашлар.

 

ҖИР шарының әйләнүе

Дусты Ай белән бәйләнгән.

Инде алар миллион еллар

Юлдаш булып яшәгән.

 

ҖИР әйләнә үз осенда,

Айның  теләми каласы.

Икесе бер юнәлештә,

Күңелле икәү барасы.

 

Мәңге шулай булып тормас,

Алла аларны аерыр.

Җир әйләнер юлы белән,

Ай югары омтылыр.

 

Елның нибар озынлыгы

Өч суткага тиң булыр.

Ике ай караңгы, ике - якты

Дөньны яулап алыр.

 

Ай ерак китәр дустыннан

Тарту көче булсада.

Калыр күктә нокта булып,

Адәм тырышып баксада.

 

Җир әйләнүе дә  туктар,

Торыр ул бер көйдә.

Күпме шулай вакыт үтәр,

Аны белми беркем дә.

 

Кояш нурлары да барып җитмәс

Ерак булган Көньякка.

Күрер өчен зур Кояшны

Адәм чыгар  Төньякка.

 

Җир шары бик моңаер,

Дусты янында булмагач.

Көч җыяр дәртләнеп,

Айны  өзелеп сагынгач.

 

Тарту көче шундый үсәр,-

Ай чыдамас- ә шартлар.

Зур күләмле безнең Айдан

Калыр тонна тузаннар.

 

Ай тузаны җанлы булып,

Тырышыр  җыелырга.

Ходайдан рөхсәт алып,

Тагын әйләнер Йолдызга.

 

Төшәр иске эзенә Яңа АЙ,

Тагын яктыртыр төннәрен.

Сөйләр якын дустына

Барлык булган серләрен.

 

Җир әйләнер киресенчә

Дустының тәэсиреннән.

Җир өсте дә бик үзгәрер-

Китәр үзенең төсеннән.

 

Көнбатыштан Кояш  чыгар,

Шул булыр  Зур яңалык.

Җир һәм Ай очрашсалар да,

Булмас дөньяда халык.

 

Булмас яшел үсемлекләр,

Очмаслар күбәләкләр.

Хайваннар да берсе булмас,

Һәмдә кызыл җиләкләр.

 

Әйтелмәс моңлы Азаннар,

Сандугачлар сайрамас.

Кешелек дөньсы да тагын

Бик теләсә дә булалмас.

 

Бу язган рәтләремнең

Исеме АХЫРЗАМАН.

Теләсәк-теләмәсәктә

Җитәр ул көн бер заман.

 

Бу вакыйгаләр языла

Галимнәр карашыннан.

Үзгәрешләр Җирдә булыр

Алланың тарафыннан.

 

Шуның өчен бу дөньяда

Яшәгез дөрес итеп.

Хөрмәтләгез бер-берегезне,

Яшәмәгез рәнҗетеп!!!

 

13.03.2008г.  М. Максут.

 

 

 

21. Күпме генә яшәсәңдә- барыбер үләргә. Дөрес итеп, дөньяны кумыйча яшәүче адәмнәр- аз диеп уйлыйм.

 

 

Бездән барда калачак.

 

Бала туа бу дөньяга

Йодрыгы кыскан килеш.

Өс-киеме берни юктыр,

Күренми алтын – көмеш.

 

Әйтмә кели: “Килдем Җиргә,

Юктыр минем  байлыгым.

Хәзер ярдәм көтәм сездән,

Яшәү- минем хаклыгым”.

 

Кычкырып елап җибәрә,-

Сорый ярдәм анадан.

Анада карый сокланып,

Күзләрен алмый баладан.

 

Шулай газапланып үстерәбез

Сөекле булган җаннарны.

Кирәк сүзләрдә табабыз,

Йокламыйча таңнарны.

 

Барыбызда туа дөньяга

Әйләнә зур адәмгә.

Тормыш буе ризык җыя,

Вакыт җитә үләргә.

 

Йодрыклары ачык килеш

Ташлый адәм дөньяны.

Әйтмә кели -әйтәлмидер,

Кирәксенми байлыкны.

 

Бар байлыкта Җирдә кала,

Үзебез белән алмабыз.

Тик күңелләр белмә кели

Корьән укырмы балабыз.

 

19 март. 2008г. М.Максут.

 

 

 

№22.  Ата-ана белән бер киңәштә яшәү, аларны хөрмәтләү- шул инде дөрес яшәүнең төп элементлары.

 

АТА-АНА БӘХЕТЕ.

АТА-АНА БИК ШАТ БУЛА
ИСӘН-САУ БАЛА ТУСА.
ХӘЕРЛЕ МӘЖЛЕС ҮТКӘРЕП,
АЛЛАГА ШӨКЕР КЫЛСА.

 

 АЛАР ТУКТАМЫЙ ТЫРЫШАЛАР

ҮЗ БУРЫЧЛАРЫН УТӘРГӘ.

 БАР ЭШЛӘРНЕ ДӨРЕС ЮЛЛАП,

 ТЫНЫЧ ТОРМЫШ ЯШӘРГӘ.

 

ГАИЛӘДӘ БУЛА БӘХЕТ

БАРДА ДУС ТОРСА ГЫНА.

ШУҢА ӨСТӘП ШАТЛЫК КИЛӘ,

 НИХАК УКЫЛСА ГЫНА.

 

ШАТЛЫКЛАР ИКЕЛӘП АРТА,

ТУЫП ТОРСА ОНЫКЛАР,

ТУЛЫДАН АШСА ТОРМЫШКА

БЕЗ УКЫГАН ДОГАЛАР.

 

БАЛА АСРАУ ЖИҢЕЛ ТУГЕЛ,

УЛ ХӨРМӘТЛЕ ЗУР БУРЫЧ..
БЕЗ УСТЕРГӘН БАЛАЛАРНЫҢ
ЖАННАРЫ БУЛСЬН ТЫНЫЧ.

 

АТА-АНА КҮҢЕЛЕ ИЗГЕ,

 ДӨНЬЯДАН ТЫНЫЧ КИТӘ,

ҮЗ БАЛАСЫ ИСКӘ АЛЫП

 КӨРЬӘННӘР УКЫЙ БЕЛСӘ.

 

 ШУННАН  ЧЫГЫП   СОРЫЙБЫЗ  БЕЗ

 БАЛАЛАРГА ТӘҮФЫЙКЪЛЫК.

БИРСЕН ИДЕ ИЗГЕ ХОДАЙ

 БАРСЫНА ДА ШӘФКАТЬЛЕК.


БАР БУЛГАН ЯЛГЫШЛАР ДА

БУЛСЫН ИДЕ ТӨЗӘТҮЛЕ.

АВЫР БУЛЫП БОРЧЫЛМАСЫН

АТА-АНА КҮҢЕЛЕ.

М.Максут . апрель 2008г






№23. 2008 елның 12 нче апреленда, мәктәпне тямамлауга  30 ел үткәч, класташларым очраштылар. Тик алар арасында юк иде фават булган :Аллямова Альфия, Аляутдинов Булат, Сафиуллина Наиля, Аляутдинов Тагир, Иниятуллин Касыйм, Хисямов Марат, Ахметжанов Шамиль, Шазизов Абдулхай. Аларны искә алып.

 

 

КЛАСТАШЛАРЫМ. 30 ЕЛ ҮТКӘЧ.

Килдек без беренче класска,

Бер беребезне белмәдек.

Укытучы  апалар жыйды безне,

Семья булдык – сизмәдек.

 

Белмәдек кем кемлеген,

Урта классларга кадәр.

Ун ел буе килми торды,

“ Аерылышасыз” дигән хәбәр.

 

Бу елларда барда булды,

Борчылулар, шатлыклар.

Мәхәббәттә тотышканбыз,

Язышканбыз язулар.

 

Мәктәп еллары үттеләр

Күз ачып йомылганчы,

Ун ел бергә яшәсәктә,

Сөйләшә алмадык туйганчы.


Еллар үтеп таралыштык,

Сибелештек – ни эшләргә ?

Классташлар да вафат булды,

Туры килде җирләргә.

 

Вакытмы соң иде китәргә

Матур Альфия анага?

Арабызда белемле булган,

Булат исемле атага.

 

Кояш кебек Наиләбезне

Ходай үз кулына алды,

Аңа каршы барып булмый,

Тик йөрәкләр утта янды.

 

Касыйм да иде йомшак күңелле,

Тагир иде хөнәрле,

Маратыбыз да батыр иде,

Тик булмадылар бәхетле.

 

Шаян булган Шамилебез дә

Дөрес юлны тапмады,

Авыр тормышлы Абдулхайның

Баласы да калмады.

 

Бик күп еллар үтсәләр дә,

Сез бит һәрчак күңелләрдә.

Корьән сүрәләре багышлыйбыз,

Тыныч ятыгыз каберләрегездә.

 

Калганнарыбыз яшәсен иде

Дөньяның ямен белеп,

Сөекле булган балаларыбызның

Бәхетле тормышларын күреп.

 

Җыелдык без тагын бергә,

Зур бәхет дип сизәбез.

Барча булган укытучыларыбызга

Башларыбызны иябез.

 

12 апрель 2008г.  М.Максут

 

 

 

№24.  Һәр гаилә бәхетле була, кайчан анда бер бересен аңышып, хөрмәтләп яшиләр.

 

 

Яшьләргә  киңәшем.

 

Тик олы картлык килгәч кенә,

Яшәү көннәренә бәя бирәсен.

Тормыштагы хата- ялгышларны

Ачык итеп дөрес күрәсен.

 

Булгандыр минемдә ялгышларым,

Алар кайтып искә төшәләр.

Хаталарны белми генә эшләсәмдә,

Барыбер йөрәкләрне өзәләр.

 

Әй, әйтәсе килә яшь  буынга,

Сакланыгыз  хата һәм ялгышлардан.

Йөрәкләрдә калдыралар  тирән эзләр,

Картайгачта- араланып булмый алардан.

 

Бәхетле булу өчен күп кирәкми,

Аның  өчен кирәк ни эшләргә?

Ата-ананы тыңлап һәм хөрмәтләп,

Бер киңәштә булып яшәргә.

 

Шунда гына буласын син сөйкемле,

Җаның була тыныч һәм рәхәттә.

Ялгыш -хаталарда була төзәтүле,

Гомереңдә үтә тулы бәхеттә.

 

Олы булган кеше күреп тора,

Әлеге яшьләр ничек саташа,

Элек эшләп куя үзенә кайгы,

Аннан шуны чишеп маташа.

 

Әгәр берәү уйлый икән буген,

Киңәш кирәкми - мин барсында беләм,

Гомере узар бушка – эчтәлексез,

Янып-көеп, кайгы-хәзрәт белән.

 

Җитәр вакыт ул да ата-ана булыр,

Әйтер баласына шул кирәкле сүзләрне,

Уз баласы да югарыча җавап бирсә,

Улда сөртөр яшьле күзләрне.

 

Ата-ананы якын  күреп яшәмәсәң,

Шул булыр гомернең ялгышы,

Үз балаң да ташлар карт көнеңдә,

Сиңа да булмас җылы карашы.

 

М.Максут. апрель 2008г.

 

 

25. Авылыбызга 1602 нче елларны нигез салган бабайларыбызны искә алып, бу шигырь язылды. Авылыбыз тарихларын да җитәслек беләбез хәзер.Аллага шөкер.

 

 

БАБАЙЛАР турында ИСТӘЛЕК.

 

Кайсы яклардан килдегез сез,

Безнең Изге бабайлар?

Кайсы җирдә кан түктегез,

Үзегезне саклап күп еллар?

 

Тормыш авырлыкларымы әллә

Китерде сезне бу җирләргә?

Байлык эзләп килмәгәнсез,

Теләк булгандыр яшәргә.

 

Булгансыз сез бик батырлар,

Атлы, кылычлы егетләр,

Рус хөкемәтедә биргән сезгә

Җәлләмичә күп җирләр.

 

Әллә сез горурлы булып,

Үзегезме сайлап алдыгыз?

Сез урнашкан җирләр матур,

Тиз үрчегән халкыгыз.

 

Кара туфрак, сулы елга,

Тирә якта урманнар.

Сез батырлар булсагыз да,

Шулар көч биреп торганнар.

 

Тик булмаган тыныч вакыт,

Шатланып хезмәт итәргә.

Чакырганнар сезне сугышка

Дошманнарны җиңәргә.

 

Ничек сез авырлыклар кичереп,

Үлми генә калдыгыз?

Сугыш белән ачлык булсада,

Тормышны алып бардыгыз?

 

Ул елларны бит тиңлиләр

Кайнап торган казанга.

Күп халыклар үлеп беткән,

Сезгә язган -артарга.

 

Еллар үтеп саныгыз арткан,

Ходай язган  яшәргә.

Тик күпләрегезгә төрле сугышта

Батыр булып үләргә.

 

Соңга таба сезне ташлаган

Рус хөкемәте дә башыннан.

Падишалар басым ясап,

Авыр эшләргә озаткан.

 

Берәүләрегез бәхет эзләп

 Чит җирләргә юл алган,

Кайтырга ризыклары булмап,

Шул җирләрдә югалган.

 

Өзелгәндер сезнең йөрәкләр,

Бер-берегездән аерылгач.

Төшләрдә генә күргәнсез

Туган якны сагынгач.

 

Ис китәрди  авырлыклар

Тигән сезнең өлешегезгә.

Нинди уйлар килде икән

Сезнең яралы күңелләрегезгә.

 

Булдымы икән гомерегездә

Сезнең тыныч көннәрегез?

Сөеклеләр белән гөрләшергә

Җиттеме икән төннәрегез?

 

Нинди карашлар сез кордыгыз

Ерак офыкка карап?

Ошандыгызмы киләчәк буынга

Калдык көннәрегезне санап?

 

Төрле буын килеп киткән

Сезнең тарихны күрмичә.

“ Әби-бабайлар ” гына дип әйткәннәр

Сезнең исемне белмичә.

 

Булмагандыр җаныгыз тыныч,

Исемнәрегез иде онытылган.

Бүгенгесе исемнәрегезне беләбез,

Димәк,тамырыбыз сакланган.

 

Динегездән дә аерылмапсыз,

Кичерсәгез дә газаплар.

Шул гына тоткан берлектә,

Ач булсада тамаклар.

 

Күренекле  муллалар да

Сезнең тамырдан  чыккан.

Шөбиле авылының исемен

Алар бик югарыда тоткан.

 

Сез бирдегез безгә гомер,

Сездән килде яшәү бүләге.

Урыннарыгыз булсын җәннәттә,

Һәрберебезнең сезгә  теләге.

 

Да, авылыбыз да булды ямьле,

Әйләнде ул зур шәһәргә.

Тик сибелештек төрле якларга,

Калмады кеше яшәргә.

 

Шулай да анда тарта безне,

Күпләребез авылны уйлап яшиләр.

Бүгенгесе яшьләр сезнең истәлеккә

Матур итеп һәйкәл төзеделәр.

 

Мин үзем дә булам сезнең

Кайнар каныгызның бер тамчысы.

Онытылмасын  сезнең исемнәр дип

Булыйм аларның  сакчысы.

 

Алдагы киләчәк буынның

Ризыклары булсын иде бетмәслек.

Алар күңелендә якты булып

Мәңге торсын сезнең ИСТӘЛЕК.

 

М.Максут . 2008г.

 

 

26.  Туган як- ул кала.

 

Күңелләр Туган якта.

 

Язган миңа авылымнан

Аерылып яшәргә.

Тик һәрвакыт күңелем тарта

Авылым сине күрергә.

 

Кайтам сиңа, туган авылым,

Әнкәй көтә сагынып.

Әткәем  керә төшемә

Киләм шуңа ашкынып.

 

Күз алнымда Пианабыз,

Чәчәкле киң болыннар.

Күк белән барып тоташкан

Чиксез иркен урманнар.

 

Кайтып  туган авылыма

Сулыйм саф хаваларын.

Бер туйганчы эчәр идем

Салкын чишмә суларын.

 

Уза еллар, уза гомер

Картайганны сизәмен.

Күңел генә картаймыйдыр

Авылыма киләмен.

 

 Бары  сиңа кайткач кына

Җаннарым тынычлана.

Синдә торып туйгач кына

Күңелем дәвалана.

 

Азмы, күпме, айлар үтә,

Сине күрми яшимен.

Сине тагын күрер өчен

Кайтып сиңа киләмен.

 

М.Максут. май 2008г.

 

 

27.  1602 нче елда, авылыбызга нигез салган бабайларыбызга багышлап.

 

Бик беләсе килә.

 

Кич җитәдә, тынга калам,

Ерактагы бабайларны уйлыймын.

Алар тарихы мине яулый,

Бердә укып туймыймын.

 

Күп укылды, күп язылды,

Күп кәгазьләр кулымда.

Тик бер сорау чыкмый истән,

Һаман минем уемда.

 

Кайсы җирдән сез килдегез?

Ник язмадыгыз барсында?

Исемнәрегезне без белсәктә,

Туган җирегез соң кайда?

 

Китапларны тагын укыйм,

Карта-атласларны актарам.

Сезнең эзләрне эзли-эзли

Көндә йокысыз калам.

 

Белепме икән торасыз сез,

Безнең тормыштагы хәлләрне?

Үтенеп сорыйм- инегез төшкә,

Күрсәтеп бирегез эзләрне.

 

Җомга көнне сезнең исемгә

Көрьән сүрәләре багышлыйм.

Рухларыгыз шат булсын дип,

Изге Ходайдан сорыйм.

 

Булыр миңа бәхетле көн,

Шул соравым чишелер.

Шунда гына дөнья миңа

Тулы булып күренер.

 

М.Максут . июнь 2008г.

 

№28.

 

 

 

Бир син безгә, Ходаем.

 

И, Ходаем! Мин Синнән сорыйм,

Кайтарып алма ни биргәнеңне.

Сорыйм Синнән ,чын күңелдән,

Яшьләтеп күзләремне.

 

 Корьән өстенә куеп кулымны

Белдерәм сиңа ризалык.

 Юк, кирәкми зур-зур  байлык,

Бир Син безгә нык саулык.

 

Саулык белән бир тынычлык

Алдагы көннәребездә.

Булсын сөю һәм мәхаббәт

Безнең күңелләребездә.

 

Бир Син безгә яшәү көчен,

Торыйк бер йодрык булып.

Булмыйк дошман бер-беребезгә,

Яшик дус халык булып.

 

Бир Син безгә - һәммәбезгә

Шушы изге теләкләрне.

Салма кайгы  һәм хазрәткә

Әрнетеп йөрәкләрне.

 

Тезләнеп, Кыйблага карап,

Кулларымны Сиңа сузамын.

Шул теләкләр үтәлсен дип

Догалар укып  торамын.

 

Шул килештә мин сорыймын-

Үтәлсен дип биргән вәгъдәм дә,

Тик вәгъдәмне үтәр өчен

Бир Син миңа ярдәм дә.

 

Кем аңышыр, кем аңышмас

Шушы язылган сүзләрне.

Аңышканнар миңа кушылып

Сорасын шул теләкләрне.

 

М.Максут. 2008г.

 

 

 

№29. Барча безнең, авылдагы әби-бабайларыбызга багышлап.  Авыр тормыш яшәп, безне өзелеп сөйгән, намуслы булган адәмнәргә.

 

Картларны хөрмәтлик.

                                                                                                  

“Картларсыз дөнья ямьсез”- диләр,

Юкка гына шулай әйтмиләр.

Елдан-ел алар саны кими,

Олы яшькә дә хәзер җитмиләр.

 

Бар иде авылда матур вакыт,

Урамнар тулы иде картлар.

Алар белән бик күңелле иде,

Булсада тормышта авыр шартлар.

 

Мәчетебезгә корбан бәйрәмендә

Агылалар иде ике яклап.

Дәртле тәкъбир әйтә-әйтә

Киләләр иде урам буйлап.

 

Хәзер дә минем күз алнымда

Бик төз иде аларның сафлары.

Мәчет эчендә түр артында

Утыралар иде олы картлары.

 

Кичләрен бабайлар җыелып  урамга

Сөйлиләр иде үткәннәрне кабатлап.

Берсе –берсен шаярталар иде,

Тормыйлар иде күп уйлап.

 

Без үскәндә күп иде тирә-якта

Ак сакаллы, таяклы бабайлар.

Ике йөздән артык  тиңдәшләре

Сугышта яшьли  вафат булганнар.

 

Язмаган аларга матур картаерга,

Сөенеп сыйпарга безнең башлардан.

Җиңү көнендә йөрергә оныклары белән

Урам буйлап кысып куллардан.

 

Ничек  итеп тырышсалар да

Кайталмады алар туган якка.

Яталмадылар бар җылысын биргән

Шомшак булган похлы туфракка.

 

Әбиләребез дә безнең бик күп иде,

Сыгылдылар алар авыр эшләрдә.

Турылыклы булып, намуслы калдылар,

Тол хатыннар булып яшәсәләрдә.

 

Алар да җәйнең җылы кичләрендә

Киенеп чыгалар иде урамга.

Өсләрендә шомырт кара комзол,

Эй, ирегәм  шушы заманга.

 

Яннарында бездә тик тормыйча

Уйный идек төрле уеннар.

Сабый чаклар хәзер артта калды,

Әбиләребез дә инде  мәрхомнар.

 

Хәзер дә бит бар әби-бабайлар,

Никтер алар элекке кебек түгелләр.

Тулы җавап та бирә алмыйм,

Уйласам да көннәр һәм төннәр.

 

Әллә заман шундый алышындымы?

Әллә үзем  башкалыйча карыймын.

Әлеге картларга ничек карасам да,

Бабай..Эби.. диеп әйтә алмыймын.

 

Минем өчен юк инде эби-бабайлар,

Булсада авылда бер-ике генә.

Ә үземә язганмы бабай булырга?

Бер Ходайдан сорыйсы килә.

 

Бабай булыйм диеп сораган теләкләр

Ул яшьләрнең генә инде максаты.

Нинди уйлар уйлый икән картлар?

Нинди икән аларның карашы?

 

Картлар әйтә: “Картлык түгел шатлык,

Яшим әле дөньяны кумыйча.

Кемдә мин бәхетле диеп әйтә алмый,

Барып каберенә ятмыйча”.

 

М. Максут. 20 сентябрь. 2008г

 

 

№30.  Әнкәйләр турында күп язылган шигырьләр , бусы -миннән. Күпләребезнең күңелендә шундый хисләр, тик мин куйдым аларны рәтләргә.

 

 

Әнкәйләрне хөрмәтлик.

 

Бер бөртектән ясап җан бирүче,

Безне яраткан бит бер Алла.

Күкрәк сөте белән тукландырып,

Тормыш бакчасына китергән бер Ана.

 

Ана күңеле кояш кебек якты,

Сибә бала юлына  якты нурларын.

Нинди берәү тагын авыр чакта,

Суза безгә җылы кулларын.

 

Нинди кеше безгә якын булып,

Ачык күрсәтә җылы карашын.

Тик әнкәйләр генә кирәк булса,

Бирә безгә соңгы сулышын.

 

Балалары нинди генә булсалар да,

Үз балларын сөеп ул туймас.

Сөйгән җимеше аны ташласада,

Тик ана кеше ташлаучы булмас.

 

Бар иде авыр көннәрем бу тормышта,

Күңелләрем иде тирән борчылган.

Тик әнкәйнең генә минем өчен

 Җылы сүзе һәрчак табылган.

 

Сау булып яшә , әнкәй, бу дөньяда,

Җит син матур итеп олы яшьләргә.

Яшәү көчең синең һич бетмәсен,

Син булмагач -безгә  нишләргә?

 

Нинди еракларда  мин яшәсәмдә,

Син югалтма мине күзеннән.

Нинди генә олы мин булсам да,

Чыкмам, әнкәй, синең сүзеңнән.

 

М. Максут. 22 сентябрь 2008г.

(Җыр варианты үзгәртелде).

 

 

                                                  

 

№31. Бу “Авылыбыз тамгасына” карап, иксез-чиксез шатланам.Күп авылдашларга рәхмәт тагын бер тапкыры, чөнки бергәләшеп, без аны үз кулларыбыз белән эшләп куйдык.

 

 

 

 

 

Авылыбыз тамгасы.

 

Кайтам сагнып туган якка,

Якынаям тиздән авылга.

Күзләрем карый офыкка,

Билге” дигән урынга.

 

Ераклардан мине каршылый

Шөбиле авылы тамгасы.

Һәйкәлебез баскан бик төз,

Шул бит авылым капкасы.

 

Шул җирләрдә түгелгәндер

Бабайларның каннары.

Бугенге көннән бу һәйкәлгә

Күчте аларның җаннары.

 

Сокланып карыйм анарга,

Әйтерсен ул Манара.

Түбәсендә матур Ае,

Кыйбладан сәйләм ала.

 

Туктадым һәйкәл янына,

Аның белән сөйләшәм.

Аннан килә миңа тавыш,

Бабайлар белән киңәшәм.

 

Минем булган уйларымны,

Алар барысы да аңыша.

Авылыбыз саклансын диеп,

Алардамы икән тырыша.

 

Мине яулый якты хисләр,

Күңелләрем паклана.

Шул һәйкәлнең яннарында,

Тәннәрем дәвалана.

 

Хәерле юл әнкәй тели,

Ерак юлга озаткач.

Һәйкәлебез дә шуны тели,

Аның яныннан без узгач.

 

Ходай язсын шулай кайтып,

Туган авылны күрергә.

Әти-әниләрне, авылдашларны

Хөрмәт итеп яшәргә.

 

Кем кирәксенми үз тарихын,

Димәк кирәксенми әби-бабасын.

Авылны да ул  кирәксенми,

Күрми  авылдашы барлыгын.

 

Рәхмәт сезгә, авылдашлар,

Сезнең изге эшегез өчен.

Авылыбыз саклансын озак еллар,

Һәркайсыгыз куйсын бар көчен!!!.

 

М.Максут. 8 декабрь 2008 ел.

 

 

 

 

                                                                                                                              

Икенче  бүлеге  СТИХИ И ПЕСНИ - часть 2 (с 2009г)

 

 

на главную страницу, нажмите:  Mmmm20021961.narod.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Конец формы

 

Hosted by uCoz